Муниципалитетның эш атнасы йомгаклары

2020 елның 11 сентябре, җомга

Дүшәмбе көнне, 7 сентябрьдә, «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов атнага 5 төп бурыч куйды.

Бүген муниципалитетның эш атнасына йомгак ясыйбыз:

1. Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте белгечләре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча янгын сүндерү һәм янгын күзәтчелеге инспекторлары социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә эшлиләр. Алар халыкка автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру кирәклеге, шулай ук янгынга каршы хәл турында мәгълүмат җиткерәләр. Бер атна эчендә 30га якын янгын хәбәр иткеч урнаштырылды. Бу юнәлештә эш атна саен дәвам итә.

2. 2020 елның 11 сентябренә Лениногорск районында яшәүчеләр арасында COVID-19 инфекцияләүнең яңа очраклары теркәлмәгән. Район территориясендә барлыгы 35 инфекция очрагы теркәлгән, 32 кеше терелгән.

Шулай ук Лениногорск үзәк район хастаханәсендә халыкка гриппка каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Гриппка каршы вакцинация ясау өчен Лениногорск шәһәре халкы яшәү урыны буенча поликлиникаларның прививка кабинетларына, Лениногорск районында яшәүчеләр Шөгер, Иске Куак амбулаторияләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итә алалар.

3. Ишегалларын төзекләндерү программасы идеясе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде. Ул биш ел дәвамында тормышка ашырылачак. Исемлеккә 2014 елга кадәр төзелгән йортларның моңарчы ремонтланмаган ишегаллары керде. Быел Лениногорск шәһәрендә 25 ишегалды үзгәрергә тиеш. 5 ел эчендә Лениногорск муниципаль районында 199 ишегалды төзекләндереләчәк.

Бүгенге көндә 18 ишегалдында эшләр бара. Юл эшләре, урам яктырту челтәрләрен ремонтлау, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзекләндерү, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен нигезләр әзерләү, кече архитектура формаларын китерү көтелә.

4. 11, 12, 13 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Президентын сайлау, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узачак. 11 һәм 12 сентябрь алдан тавыш бирү көннәре булып санала. Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән. 

Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда уза, алар арасында максималь контактсызлык принцибын үтәү дә бар. Сайлау участоклары хезмәткәрләре керү вакытында температура контролен гамәлгә ашыралар, гражданнарга кирәк булганда битлек, ручка бирәләр.

11 сентябрьдә беренчеләрдән булып үзенең 1809 нчы сайлау участогында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, тавыш бирде.

5. Агымдагы атнада «Благстройдорхоз» АҖ көче белән план режимында урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту, коры-сарыдан җыештыру эшләре башкарылды. Шулай ук яшел үсентеләргә, коры-сары һәм авария хәлендәге агачларга дефектация ясалды, буяу эшләре башкарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International