Бүген Лениногорск районында Татарстан Республикасы Президентын сайлауда һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда Лениногорск ветераннар советы активистлары үз сайлау участокларында тавышларын калдырдылар.
Татарстан Республикасының атказанган төзелеш хезмәткәре, тыл хезмәтчәне, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы әгъзасы Рәсим Мулла улы Гәрәев 1784 нче участогында тавыш бирде.