Лениногорск хакимияте социаль челтәрләрдә шикаятькә җавап бирде

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу юлы Лениногорск халкы социаль челтәрләрдә 4нче мәктәп янындагы казу эшләре башкарылганнан соң калган тигезсезлекләргә шикаять белдерде.
Шәһәр Башкарма комитеты мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмады. Нәтиҗәдә, капиталь төзелеш бүдлеге һәм Бөгелмә автомобиль юллары көче белән юл ремонтланды.
Кисәтүләрегез һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез.
Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International