13 сентябрьдә тавыш бирү барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 11 сентябрьдән башлап өч көн дәвамында бирергә мөмкин булачак. Мондый алым лениногорскилыларга процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта Лениногорск районының барлык сайлау участоклары дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлау участокларында сайлаучылар тавыш бирү өчен кимендә 1,5 метр социаль дистанцияне үтәргә тиешләр.

Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелә. Сайлау участоклары хезмәткәрләре сайлаучы кергәндә, аның температурасын үлчиячәк, кирәк булганда битлек, ручка биреләчәк. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комиссияләре әгъзалары шулай ук битлекләрдә булачаклар. Көн дәвамында тавыш бирү участоклары дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртеләчәк.

Өйдә тавыш биргәндә участок комиссияләре әгъзалары саклагыч халатлар, битлекләрдән киләчәкләр.

Тавыш бирү өчен стационар тартмалар, шулай ук күчмә тартмалар – сейф пакетлары ачылыр алдыннан санитар эшкәртү узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International