Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны кабул итте

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район халкыннан 5 мөрәҗәгать каралды, алар арасында бинаны сүтү, торак мәсьәләсендә ярдәм күрсәтү, спорт белән шөгыльләнү өчен бина бүлеп бирү, ишегалдында ремонт эшләре һәм "Дари добро" эшчәнлеге.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлгән һәм каралган, кайбер мәсьәләләр буенча сөйләшү вакытында аңлатмалар бирелгән, башкалары контрольгә алынган һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: гражданнарны кабул итү вакытында килә торган барлык мәсьәләләр район Башлыгының шәхси контролендә.


Исегезгә төшерәбез, гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза. Алдан язылу өчен телефон:  8 (85595) 5-06-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International