Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында кулланучыларны матди бүләкләү кертелде. Татарстан Республикасының барлык гражданнары 1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүләрне алырга мөмкин. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:

ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә / авторизацияләнергә (https://uslugi.tatarstan.ru/);

uslugi.tatarstan.ru Порталында теркәлү өчен "Регистрация" төймәсенә басарга, кәрәзле телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм галочканы тиешле кырга куеп, "Теркәлергә" төймәсенә басарга кирәк. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәреләчәк. Шуннан соң логин (телефон номеры) һәм парольне тиешле кырларга кертергә кирәк.


- Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу фактын раслаган очракта “Халык контроле” бүлегенә керергә һәм аңа хәбәр бирергә.

Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:


«Сәүдә кагыйдәләрен бозу» (22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр чорда алкоголь сату; балалар, мәгариф, медицина оешмалары янындагы территориядә сәүдә предприятиесенең урнашуы; лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату; контрафакт алкоголь продукциясен сату; «икеләтә билгеләнештәге» спиртлы эчемлекләрне сату);

«Җәмәгать туклануы» (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкоголь продукциясен ваклап сатуга лицензиясе булмавы; алкоголь продукциясен сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янындагы территорияләрдә урнашуы);

"Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) аларның әйләнеше" (яшерен цехларда, гаражларда һәм башкалар), алкогольле һәм спиртлы продукцияне зур күләмнәрдә агызу, эшкәртү; легаль булмаган алкоголь продукциясен (шул исәптән чит илдән) йөртү (контрабанда).

Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында мөрәҗәгатьләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздыралар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хокук бозу фактын раслаганнан соң, мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International