Бездә "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына халыктан кергән гаризаларның карары турында сөйләгән рубрика барлыкка килде. Безгә сезнең уртак эшебезнең нәтиҗәләрен күрүегез мөһим.
Бу атнада 3648460 номерлы гаризаның карары турында сөйлисе килә. Лениногорск кешесе «Халык контроле» системасына Спорт урамы, 4 адресы буенча яктырту булмау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.
"Фонарь урнаштырылганнан соң бер ай гына эшләде, аннары лампочка янып чыкты һәм ишек алдында бик караңгы булып китте", - дип язган ул.
Заявка “ИСБ” ҖЧҖенә хезмәт күрсәтүче оешмага җибәрелде һәм кыска вакыт эчендә урамнарны яктырту эшләре торгызылды. Әлеге йортта яшәүчеләр башкарылган эшне тиешенчә бәяләрләр дип ышанабыз
Сезнең кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез