Лениногорскида ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Лениногорск муниципаль районы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Утырышта Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Лениногорск муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять турында 2020 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева чыгыш ясады.

Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова билгеләп үткәнчә, алкоголь базарындагы вәзгыять айлык мониторинг алып барыла һәм 2020 елның июль ае йомгаклары турында сөйләде.

Лениногорск муниципаль районы территориясендә Алкоторг ҖЧҖ эше турында «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзер Андрей Алтапов сөйләде.

Фикер алышу барышында түбәндәге карарлар кабул ителде:

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен тартып алу буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның эшен көчәйтергә ; 

- алкоголь базарындагы хәлне яхшырту максатыннан чыгып, алкоголь базарының торышын даими рәвештә анализларга;

- «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасы аша мөрәҗәгатьләр буенча халык белән эшне активлаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International