Лениногорскида Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев булды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген Лениногорскида эш визиты белән Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев булды. Аны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озатып йөрде.

Лениногорск Халыклар дуслыгы йортында Лениногорск районында яшәүче милли диаспоралар җитәкчеләре белән очрашу узды.

Ассамблеяның яңа җитәкчесе шәһәр һәм район милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре белән танышты, Лениногорск районы милли диаспораларының алга таба эше һәм киләчәккә планнары турында фикер алыштылар.

Аннары хакимият бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International