Җиңүчеләрне бүләкләү

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

3 сентябрь көнне Казан шәһәрендә «Татарстан өлкән кешесенең социаль портреты»VII ачык республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Быел конкурс онлайн режимда узды. Безнең конкурста катнашучылар Кульгильдина Зөһрә Вәлиулла кызы һәм эш авторы Сильцова Лидия Петровна «Мин сөенәм:безнең хезмәт республика хезмәтенә керә»номинациясендә 2 нче урынны яуладылар. Зөһрә Вәлиулла кызы һәм Лидия Петровна бүләкләү тантанасына чакырылдылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

3 урын - «Бабайга Җиңү өчен рәхмәт»номинациясендә эш авторы Ванюков Игорь Константинович. Ванюков Игорь җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International