Теннис буенча турнир

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

5,6 сентябрьдә Самара шәһәрендә «Беренче ракетка» өстәл теннисы үзәгендә СССР спорт мастеры В.А.Попов истәлегенә өстәл теннисы буенча ачык Бөтенроссия турниры узды.

Турнир ветераннар арасында узды, турнирда Тольятти, Самара, Ульяновск, Йошкар-Ола, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән ветераннар чыгыш ясады. Николай Викторович 60 һәм өлкәнрәкләр төркемендә уйнады һәм 2 урынны яулады. Җиңүче диплом һәм медаль белән бүләкләнде. «Турнир бик  көчле, ел саен уза, ел саен турнирда катнашырга тырышам. 20 сентябрьдә Казан шәһәрендә турнир узачак, шулай ук катнашырга тырышачакмын. Өстәл теннисы-тән, җан өчен һәм сәламәтлек өчен файда", - дип турнирдан алган тәэсирләре белән уртаклашты җиңүче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International