Балачакның ун еллыгы кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт куючы Лилия Зарифуллина тарафыннан «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Әлеге чараның максаты - балигъ булмаган балаларда үз сәламәтлекләренә карата кыйммәт мөнәсәбәт формалаштыру.
Үткәрелгән чара барышында социаль эшләр буенча белгеч Лилия Зарифуллина катнашучыларга сәламәтлек - һәр кешенең генә түгел, ә бөтен җәмгыятьнең бәяләп бетергесез байлыгы, дип сөйләде. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - кешенең югары культурасы, аның укымышлылыгы, үҗәтлеге, ихтыяры билгесе. Алынган белемнәрне ныгыту өчен, интеллектуаль уен үткәрелде. Ул ике раундтан торды, аларда командаларда катнашучылар үзләренең интеллектларын гына түгел, тапкырлыгын һәм зирәклеген күрсәттеләр.
Үзләренең интеллектуаль сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегеннән тыш, балалар күп кенә уңай хис-кичерешләр алдылар һәм үз белемнәрен киңәйттеләр.