#ЛЕНИНОГОРСК5ЗАДАЧНАНЕДЕЛЮ. Муниципалитетның эш атнасы йомгаклары

2020 елның 4 сентябре, җомга

Дүшәмбе көнне, 31 августта, «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бер атнага эшләү өчен 5 төп бурыч куйды.

Бүген муниципалитетның эш атнасына йомгак ясыйбыз:

1. 2020 елның 4 сентябренә Лениногорск районында яшәүчеләр арасында COVID-19 инфекцияләүнең яңа очраклары теркәлмәгән. Район территориясендә барлыгы 34 инфекция очрагы теркәлгән, 32 кеше терелгән.

2. Агымдагы атнада «Благстройдорхоз» АҖ көче белән урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту, коелган яфракларны җыештыру эшләре башкарылды. Шулай ук яшел үсентеләргә, коры-сары һәм авария хәлендәге агачларга су сибү һәм дефектация үткәрелде. Шулай ук хезмәт күрсәтүче оешмалар ишегалларында чүп-чар җыештыралар һәм үлән чабалар.

3. 1 сентябрьдә Лениногорск районында яшәү урыны буенча гражданнар җыелышлары тәмамланды. Гражданнар җыелышлары Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп, саф һавада узды һәм катнашучылар саны 100 кешедән артмаска тиеш иде. Муниципаль район Башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка 2020 елның беренче яртыеллыгында Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше турында мәгълүмат бирде һәм җирлек халкын район алдында торган планнар һәм бурычлар белән таныштырды, районда федераль һәм республика программаларының тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Җыелышлар барышында шулай ук полиция участок уполномоченныйлары, Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге вәкилләре чыгышлары тыңланды.

4. 1 сентябрь көнне Лениногорск районының барлык уку йортларында белем көненә, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, тантаналы линейкалар узды. Аларда чыгарылыш сыйныф укучылары, беренче сыйныф укучылары, ата-аналар, педагоглар һәм укытучылар катнашты. Муниципаль район мәктәпләренең ишекләре 8500дән артык бала өчен ачылды, шуларның меңнән артык беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

Мәктәпкә кергәндә температураны үлчиләр, термометрлар җирле бюджет акчалары хисабына сатып алынды, керү урыннарында кул өчен антисептиклар тора, шулай ук барлык укучыларны төркемнәргә бүлделәр, һәркем төрле керүдән керә.

5. Бүгенге көндә район буенча 32 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, ягъни планның 87% ы. Уртача уңдырышлылык 30,7 ц/га тәшкил итә.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре: Хәбибуллин Ф.З. КФХ, «Марс» ҖЧҖ, «Ялтау агрофирмасы» ҖЧҖ, Ганиев и. М. КФХ, Харисов И. М. КФХ урып-җыюны төгәлләделәр.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу өчен бик мөһим чор. Районда 11,1 мең га көзге культуралар чәчелгән, ягъни планның 87% ы. Шулай ук туфракны төп эшкәртү дә алып барыла. Бу эш 14,9 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International