11 нче гимназиянең 1 сыйныф укучылары өчен «Абдулла Алиш - язучы да, батыр да» дигән әдәби сәгать үтте

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

17 март көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли – әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре, «Буыннардан буыннарга мирас булып күчсен батырлык» проекты кысаларында, 11 нче гимназиянең 1 А сыйныф укучылары белән «Абдулла Алиш - язучы да, батыр да»  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар иҗат иткән, әмма ул татар әдәбиятында аеруча әкиятләре белән танылган шәхес.Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, сугыш темасын чагылдырган шигырьләрен укыдылар, А.Алишның сугышта катнашуын, нинди батырлыклар кылуын белделәр, шулай ук «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар» әкиятләрен укыдылар.

Ә «Тукмар һәм Чукмар» әкиятен сәхнәләштерү барысының да күңелләренә хуш килде.  Укучылар А.Алишның батырлыгына һәм иҗатына соклануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International