“Форпост” үзәге активистлары сәламәтлеге чикле балалар өчен акция үткәрде

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан  «Форпост» үзәге активистлары «Дари добро» акциясе үткәрде. Анда сәламәтлеге чикле 15 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Балалар сабын куыгы шоуында катнашты. Бу тамаша  кечкенәләргә һәм  аларның әти-әниләренә зур шатлык бүләк итте.

Балалар аквагрим ясады һәм шдм шарыннан фигуралар ясау буенча мастер-класс карады.

Бу көнне шулай ук “Юл хәрәкәте иминлеге” бүлеге начальнигы  Зөлфия Рахманова да булды. Ул балаларга тәүлекнең караңгы вакытында юл йөрү өлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Һәркемгә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында матур китап  һәм яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International