Узган шимбәдә Лениногорск шәһәренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Иске Шөгер авылында “Каз өмәсе” бәйрәмендә катнаштылар. Аларны үзләренә кунакка Рөстәм һәм Халидә Вилдановлар каршы алды. Бу көнне иртәдән кичкә кадәр бәйрәм рухы хөкем сөрде. Халкыбызның борынгы йоласына гармунчы Илгиз Бадыкшанов, Керкәле һәм Иске Шөгер яшьләре дә килде. Рәхәтләнеп каз өмәсендә катнашты: табышмаклар чиште, шигырьләр сөйләде һәм җырлар җырлады. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рәфыйкова әлеге традициянең тарихы турында сөйләп узды.Каз түшкәләрен көянтәге асып,бергәләшеп аларны су буена алып төшеп юу- чараның иң күңелле мизгеле булды. Җыр һәм мәзәкләр, «Чума үрдәк, чума каз», «Капкалы», «Табышмак әйтеш» кебек борынгы уеннар белән үрелеп барды ул. Киләсе елга да бу хуҗалыкта казлар күп очрасын, дип юлга каз каурыйларын да сибүчеләр булды.
Хуҗалык келәтенә түшкәләр эленгәч, күңел ачу өйдә дәвам итте. Салкын һавадан соң кунаклар коймак,кыстыбый һәм каз итеннән пешерелгән бәлеш белән сыйланды.