5 нче декабрьдә вакансияләр ярминкәсе узачак

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Лениногорск Мәшгульлек үзәге 5 нче декабрь көнне эш урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәдә 15тән артык предприятие-эш бирүче катнашачак, алар 100дән артык эш урыны тәкъдим итәчәк. Шулай ук ярминкә барышында Мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультация, юридик консультация алырга мөмкин, хезмәт базары торышы белән танышырга була, эшкә урнашу буенча тәҗрибә алмашырга да мөмкин.

Эш эзләүчеләрне 5 декабрь көнне 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтәбез: Лениногорск, Кошевой урамы, 15нче йорт (Лениногорск политехник колледж бинасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International