Лениногорск районының 6 комбайнчысы үз эшендә иң яхшы дип табылды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы - 2019» республика конкурсы игълан ителде. Ул  ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыю, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында уздырыла.

Конкурста барысы 1464 АПК хезмәткәре катнашты, шул исәптән: 1307 комбайнчы бөртекле культуралар суктыруда һәм 147 механизатор бөртекле культуралар чаптыруда. Конкурста  шуларның 500се  җиңүче булды.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг үткәрелде. Урып-җыюда катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм бөтен урып-җыю кампаниясе барышында яңартылды.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде. Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчыга 60 мең сум күләмендә премияләр биреләчәк. 60 мең сумлык премияне шулай ук 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда иң яхшы 200 комбайнчы 35 мең сум премия алачак. Бүләкләү республиканың муниципаль районнарында узачак.

 Лениногорск районының иң яхшы комбайнчылары дип 6 комбайнчы танылды:

Хәбибуллин Ф.З. КФХ - Азат Фазат улы Хәбибуллин   60 мең сум күләмендә премия;

Хәйретдинов Н.Л. КФХ - Виктор Петрович Богачев 60 мең сум күләмендә премия;

Хәйретдинов Н.Л. КФХ  - Галимов Ришат Разяп улы  35 мең сум күләмендә премия;

ҖЧҖ «Спартак агрофирмасы» - Альмир Әсхәт улы Вәлирахманов - 35 мең сум күләмендә премия;

ҖЧҖ «Маркс» -  Әсхәт Әхәт улы Сәхәпов һәм Илдар Мостафа улы Миңнегулов 35 мең сум күләмендә премия.

Җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International