Бер генә телне дә сүзлекләрдән башка тулысынча өйрәнеп булмый. Бары тик алар гына сүз турында кирәкле мәгълүматлар бирәләр, телдән һәм язма сөйләм нигезләрен үзләштерергә ярдәм итәләр, сөйләм мәдәниятен арттыралар, ул исә шактый дәрәҗәдә кешенең гомуми мәдәниятен билгели.
Сүзлек - ул китап кына түгел, ул тел үсешенә нәтиҗә ясый һәм аңа киләчәккә юл сала.
Сүзлекләр үз бәйрәменә лаек. Моның өчен 22 ноябрьдән дә кулайрак дата юк, чөнки бу көнне Россия лексикографы Владимир Иванович Дальның туган көне. Бүген, 21 гасырда, безнең лексикада күп нәрсә үзгәрсә дә, Владимир Даль сүзлеген ачып, без аны рәхмәт белән искә алабыз.
Районыбыз укучылары да бу бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр. 21 октябрьдән 26 ноябрьгә кадәр муниципалитетның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә Сүзлек көненә багышланган чаралар үткәрелде. Укучылар мәктәп, шәһәр, авыл китапханәләрендә булдылар. Анда аларга нинди сүзлекләр булуын, ничек файдаланырга кирәклеген сөйләделәр . Словарь көненә багышланган класс сәгатьләре узды. Укучылар сүзлекләр турында күптөрле мәгълүмат белән таныштылар, сүзлекләргә багышланган проектлар өстендә эшләделәр. Мәктәп китапханәләре мөдирләре «Сүзлекләр дөньясы» китапханә дәресләре үткәрде, «Сүзлекләр - безнең ярдәмчеләр» күргәзмәләрен дә оештырды. Төрле сүзлекләргә мөрәҗәгать итү, алар белән эшләү, укучыларның сүзлек культурасын һәм гомуми культураны үстерү ихтыяҗын формалаштыруга ярдәм итте.