2019 елның 20 ноябрендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе кабинетында Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде. Лениногорскилылар борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итә алды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, опека һәм попечительлек бүлеге, КДН, хокук саклау органнары, суд приставлары хезмәте, адвокат һәм нотариус җитәкчесе белән очрашуга 7 кеше мөрәҗәгать итте.
Ата-анасы вафат булганнан соң мирасны рәсмиләштерү, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү, вафат булган ана кредитларын мирас итеп алу һәм каплау, коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны каплау һәм тагын берничә мөһим сорау каралды. Һәр мөрәҗәгать итүчегә юридик ярдәм күрсәтелде.