Лениногорскилы Хисмәт Фәрхетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветераны- Хисмәт  Хаснулла улы Фәрхетдинов үзенең 90 яшен билгеләп үтте.  Ул 1929 елның 25 ноябрендә Зәй-Каратай авылында туып үскән.

Сугыш елларында  колхозда эшләгән. Дүрт ел Совет Армиясе сафларында булганнан  соң, хезмәт юлын  «Лениногорскнефть»  идарәсендә  скважиналарны ремонтлау цехында оператор  булып башлый һәм лаеклы ялган чыкканчы шунда эшли.  Тормыш иптәше белән 3 малай, бер кыз үстерәләр. Бу көнне оныклары һәм оныкчыклары юбилярны котларга җыелганнар иде.  "Ул әле безнең бик нык һәм үзенең сәламәтлегенә игътибарлы" - дип сөйләде  балалары аның турында.

Хисмәт  Хаснулла улын  юбилей көнендә «Лениногорскнефть» идарәсенең  ветераннар советы Миншакир Нуриев, 6 нчы ТОС  рәисе урынбасары Наталья Копылова котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җылы теләкләре белән бергә Россия Федерациясе  Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International