Казанда АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурста тугыз яшь белгеч җиңүче булды, алар Германиягә ике атналык стажировкага барачак.
23 ноябрьдә Игенчеләр сараенда катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты. Ул катнашучыларны котлап, авылда яшьләргә ярдәм чаралары турында да сөйләде. «Безнең Министрлыкның өстенлекле бурычларыннан берсе - авыл хуҗалыгы өлкәсенә яшь кадрларны җәлеп итү, яшь белгечләргә ярдәм итү, аларны эшкә урнаштыру. 2019 елда 76 белгеч, укуларын тәмамлаганнан соң, авылга кайтып, хуҗалыкларга урнаштылар. Ел ахырына кадәр аларга - югары уку йортын тәмамлаучыларга - 300 мең сум күләмендә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучыларга 150 мең сум күләмендә “подъемный”, шулай ук хезмәт хакына ай саен 7500 сум күләмендә өстәмә түләнә. Бүген 112 студент максатчан шартнамәләр нигезендә белем алалар. Бу студентлар югары уку йортында укысалар хуҗалыклар 10 мең сум стипендия түлиләр, ә урта махсус уку йортында укучы студентларга 6 мең сум түлиләр. Әлеге конкурсны уздыру да авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә ярдәм чараларының берсе булып тора», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Лениногорск районыннан «Спартак агрофирмасы» ҖЧҖ механизаторы Альмир Әсгать улы Вәлирахманов катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә җиңүчеләр булды:
3 урын - Андрей Евгеньевич Якимкин, Яңа Чишмә муниципаль районы
2 урын - Булат Фоат улы Габделхаков, Балтач МР
1 урын - Нияз Резван улы Мирзагаләмов, Саба МР
"Иң яхшы инженер-механик"
3 урын - Айдар Васил улы Латыйпов, Минзәлә МР
2 урын - Адель Альберт улы Билалов, Саба МР
1 урын - Рөстәм Раушан улы Зарипов, Балтач МР
«Иң яхшы агроном»
3 урын - Рөстәм Нурислам улы Шәрәфиев, Саба муниципаль районы,
2 урын - Сергей Сергеевич Бадулин, Бөгелмә МР,
1 урын - Рөстәм Харис улы Мөхәммәдиев, Арча МР
«Иң яхшы механизатор»
3 урын - Раил Гали улы Фәйзуллин, Нурлат МР
2 урын - Альмир Әсгать улы Вәлирахманов, Лениногорск МР
1 урын - Динар Минтимер улы Газизов, Саба МР
«Машина белән сыер савуның иң яхшы операторы»
3 урын - Айгөл Рәхимулла кызы Гыйльметдинова, Кукмара МР
2 урын - Любовь Николаевна Бухарова, Кайбыч МР
1 урын - Анна Сергеевна Федотова, Балтач МР
«Иң яхшы терлекче-бозау караучы»
3 урын - Тамара Вячеславовна Сердюкова, Балтач МР
2 урын -Наталия Валерьевна Мортазина, Баулы МР
1 урын - Айназ Рафаэл кызы Шайнурова, Саба МР
«Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог»
3 урын - Айрат Фәнис улы Хәйриев, Мамадыш МР
2 урын - Булат Марат улы Гарапшин, Арча МР
1 урын - Марат Ринат улы Вахитов, Мөслим МР
«Иң яхшы зоотехник»
3 урын - Фәрдус Фаргат улы Такиев , Балтач МР
2 урын - Айсылу Рафаил кызы, Арча МР
1 урын - Мусин Рамил Рәмис улы, Аксубай МР
Тантаналы чара ахырында конкурста җиңүчеләрне акчалата призлар белән бүләкләделәр.