22 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Лениногорскида «Татнефть» җәмгыяте һәм шәһәр администрациясенең иганәчелек ярдәме белән, «Теннис Холл» кортларында 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Бөтенроссия турниры узды.
Лениногорск Россиянең төрле шәһәрләреннән: Уфа, Ижевск, Самара, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт спортчыларын кабул итте. Турнир дусларча шартларда узды.«Теннис Холл» директоры Руслан Минһаҗев һәм турнирның баш хөкемдары Эркин Хәбибов катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Теннис Фонды Федерациясе һәм «Теннис Холл» администрациясе тарафыннан оештырылган әлеге ярышлар теннис кагыйдәләре һәм регламенты буенча үткәрелде.
Өч көн барган гадел көрәштә Лениногорск теннисчылары - абсолют җиңүчеләр. Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын: Илья Сергей, Лениногорск шәһәре.
2 урын: Камил Әхмәтов, Лениногорск шәһәре.
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын: Виктория, Лениногорск шәһәре.
2 урын: Ксения Трифонова , Лениногорск шәһәре.