Лениногорск районында янгыннарның беренчел сәбәбе - мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 Узган ял көннәрендә  Лениногорск муниципаль районы территориясендә өч янгын булган, шуларның икесе-   23  һәм  берсе 24 ноябрьгә   туры килгән.

2019 елның 23 ноябрендә 20 сәгать 54 минутта 11 нче янгын сүндерү отрядына   Керкәле авылы, Заря урамы адресы буенча   шәхси мунчаның януы турында хәбәр килә.  Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  бөтен мунча һәм гараж түбәсен ялкын чолгап алган  була.  Гаражның эчке бинасына  ут таралу куркынычы  яный. Янгын мәйданы 70 м2 тәшкил итә.

2019 елның 24 ноябрендә 14 сәгать 50 минутта  11нче янгын сүндерү  отрядына Куакбаш авылы, Һади Такташ урамында  янгын турында хәбәр килә.  Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  мунча ут эчендә була Ут телләренең күршеләрдәге корылмаларга күчү куркынычы булмый.
Килеп чыккан янгыннарның беренчел сәбәбе - мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

2019 елның 24 ноябрендә 08 сәгатьтә 43 минутта 11 янгын сүндерү отрядына   Зеленая Роща авылы, Мингәрәев урамы, 10 йорт адресы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фатир тәрәзәләреннән һәм керү ишегендәге  баскыч мәйданчыгына төтен чыга. Янгын сүндерүче хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала. Фатирда кешеләр булмый, хуҗа  шәхси хуҗалыкта терлек карау буенча эштә була. Балалары әбисендә кунакта булалар.

Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Мич җылытуны эксплуатацияләү кагыйдәләре:

 Җылыту приборларын һәм төтен торбалары өслеген даими рәвештә тузаннан чистартырга һәм агартырга. Зарарланган мичләрне эксплуатацияләү тыела;

 Көл һәм шлакка су сибәргә,  аларны  махсус билгеләнгән урынга  ташларга;

 Түбәләр өстендәге төтен торбаларын очкыннар (металл челтәрләр) белән җиһазландырырга.

 Мич ягып җылытудан файдаланганда түбәндәгеләр тыела:

 Янган мичләрне яки каминнарны күзәтүсез калдырырга;

 Аларны карауны кече яшьтәге балаларга йөкләү;

Мич яндыру өчен җиңел кабынучы һәм янучы сыеклыклар куллану;

 Ватык ишекләрле булган  мичләрне куллану;

 Мич башында кием-салым, утын һәм башка материалларны киптерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International