23 ноябрьдә Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда әниләр турында сөйләштеләр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында фикер алыштылар һәм курчаклар ясадылар.
Музей Әниләр көненә багышланган «Могҗиза көткәндә»дигән тематик чара әзерләгән иде. 4 нче ТОС белән бергә җыйган күп балалы әниләр кунак булды. Чараны 6нчы мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Алинә Муллагалиева әнисе турында күңелле һәм дулкынландыргыч шигырь белән башлап җибәрде.
Алып баручылар Фәһимә Минязева һәм Айгөл Рәхимова йөклелек, бала табу һәм балаларны татар, рус, чуаш һәм мордва милләте рухында тәрбияләү белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Тамашачылар үзләре белгән сынамышлар һәм мәзәкләр белән уртаклаштылар, бишек җырларын искә алдылар.