21 ноябрьдә Лениногорск районыннан 146 укучы " Россия символлары. Спорттагы казанышлар " Бөтенроссия олимпиадасында катнашты.
Бөтенроссия олимпиадасын Россия дәүләт балалар китапханәсе оештыра. Олимпиада Россия газетасы һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Район олимпиадасын оештыручы булып шәһәр балалар китапханәсе булды.
Бу көнне район буенча 8-10 һәм 11-14 яшьлек балалар өчен өч мәйданчык эшләде. Мәйданчыклар 2, 13, Тимәш урта мәктәпләре базасында оештырылды.
Һәр катнашучыга олимпиада биреме бирелде, анда:
- тугыз тест биреме, аларның һәркайсында тәкъдим ителгән берничә җавапның бер вариантын сайларга кирәк;
- җентекле җавап бирүне таләп итә торган бер бирем.
Олимпиаданың муниципаль туры нәтиҗәләре буенча 8-10 яшьлекләр арасында – Чирикина Кира (2 нче мәктәп) һәм 11-14 яшьлекләр категориясендә – Гаранина Анастасия (2 нче мәктәп) җиңүчеләр булдылар. Аларның эшләре киләсе турда катнашу өчен Казан шәһәренең Республика балалар китапханәсенә җибәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!