Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Әниләр бәйрәме белән котлый

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Кадерле әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелдән якты, матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм.

Бүгенге көндә без зирәклек, юмартлык, хесмәт сөючәнлек үрнәге булган хатын-кыз - анага тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Бу бәлрәм балалар үстерүче, тәрбияләүче, алар тормышта үз юлларын тапсын өчен күп көч һәм сабырлык күрсәтүче барлык әниләргә багышлана. Илебездә ана образы аерым кыйммәткә ия. 

Җирдәге һәрнәрсә ана мәхәббәте сеңдерелгән. Без әниләребезгә тормыштагы көндәлек мәшәкатьләре, йокысыз төннәре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Яшь әниләргә, тәрбиягә бала алып үстерүче, күп бала тәрбияләүче аналарга зур рәхмәт. 

 Кадерле әниләр һәм әбиләр, сезоны сәламәтлек, иминлек, гаилә учагы җылысы, чиксез мәхәббәт, хатын-кыз бәхете телим. Һәр әнинең күңеле шат, кәефе күтәренке булсын. Бәйрәм белән! 

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International