Лениногорскида Әниләр көне уңаеннан бәйрәм узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген шәһәр Мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.

Залда утырган әниләргә район җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Владимир Друк ирештерде.

- Сез барыгыз да дөньяда иң җаваплы һәм хөрмәткә лаек, бала тәрбияләүгә багышлаган кешеләр. Әниләр балаларга тормыш белән бергә, сөю, наз бүләк итүче, кирәк чакта терәк була белүче, олы тормышка аяк басарга өйрәтүче дә. Барыгызга да кадерле әниләр булып, үстергән балаларыгызның шатлык-сөенечләрен генә тоеп яшәвегезне телим, - диде ул.

Шәһәрдә яшәүче биш бала әнисе Ирина Зәйнетдиновага "Ана даны-Материнская слава" медале тапшырылды. Яшь гаиләләр ана сертификатына лаек булды.

Чара әниләргә багышланган шигырь һәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International