Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә рәсем конкурсы узды. Аны социаль эш буенча белгеч Кузьмина Дарья һәм социаль педагог Гөлнара Пряничникова оештырды.
Бәйгедә 3нче һәм 4нче патронаж участогында яшәүче 15 балигъ булмаган хезмәт алучы катнашты. Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларда иҗади сәләтләрне үстерү. Балалар бәйгегә төрле стильләрдә эшләнгән бик матур рәсемнәр алып килде.
Жюри барлык эшләргә бәя бирде, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.