Әниләр көненә багышланган чара

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Әниләр көне, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2019 елда, бәйрәм 24 ноябрьгә туры килә. «Әниләр көне» кысаларында « Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре 7,9,11 нче ТОС белән берлектә «Күңел гармониясе»дигән темага психологик тренинг элементлары белән бәйрәм чарасы үткәрделәр.

Психологлар әниләр белән эмоциональ халәтне җайга салу, эчке киеренкелекне киметү, килеп туган проблемаларның эчке ресурсын өйрәнү, потенциаль мөмкинлекләрне ачу һәм үстерү буенча дәресләр үткәрделәр.  Әниләр үткәрелгән барлык дәресләрдә актив катнаштылар, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.  Аннан соң бергәләп чәй эчү оештырылды, анда әниләр үзләренең тормыш тәҗрибәсе һәм изге теләкләре белән уртаклаштылар. Аннан соң әниләргә истәлекле бүләкләр, календарьлар, открыткалар һәм буклетлар тапшырылды.

Соңыннан «Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары, мәйданда, хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар, бәйрәм открыткалары һәм әниләр көненә багышланган буклетлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International