Көнкүреш химииясе сатучыларын укыту

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Лениногорск шәһәренең «Реал» кибетендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор территориаль идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында баш белгече Морадымова Ләйсән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Нуртдинова Алла белән берлектә, Лениногорск шәһәренең кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу үткәрде, алар беренче чиратта кирәкле товарлар, көнкүреш химиясе һәм олылар һәм балалар өчен парфюмерия-косметика продукциясе сатуда махсуслашкан.

Чара Бөтендөнья сыйфат атналыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм техник җайга салу өлкәсендә закон бозуларны булдырмау буенча агарту эшләре кысаларында үткәрелде.

Аерым алганда, кулланучылар өчен мәгълүмат стендларын дөрес итеп рәсмиләштерү, шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китаплары, товар бәяләре белешмәлекләре, товар-озату документлары һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Контроль-күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре шулай ук сатып алучыларга тәкъдим ителә торган парфюмерия-косметика продукциясенең яраклылык срокларын, товарларга яраклылык, маркировкалау турында декларацияләр, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 законда һәм ТР ТС 009/2011 Таможня берлегенең Техник регламентында каралган барлык мәгълүматның булу-булмавын җентекләп тикшереп тору кирәклеге турында искә төшерделәр.  
Чарада барлыгы 15 тән артык кеше катнашты.

Күчмә лекция барышында шәһәрдә яшәүче бер ир-ат, сыйфатсыз мобиль җайланманы сату белән бәйле рәвештә, техник яктан катлаулы товарлар сату белән шөгыльләнүче кибет җитәкчесенә җибәрелгән дәгъваны карау вакыты турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте. Кергән сорауга гамәлдәге закон кысаларында кулланучыга тиешле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International