Бу кичтә мәдәният йортында тәҗрибәле командалар да, дебютантлар да чыгыш ясады. Фестиваль программасында бары тик бер генә «сәламләү» конкурсы булды, шуңа күрә берничә минут эчендә командалар үзләренең потенциалын тулысынча ачарга һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итәргә тиешләр иде. Кубок өчен көрәш кызу булды , һәм, нәтиҗәдә, жюри бәяләве буенча, фестивальнең гран-при бүләгенә «Че» командасы лаек булды.
Калганнар 1,2 һәм 3 урын өчен дипломнар һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнде. Шулай ук «Иң яхшы мәзәк», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса»номинацияләре билгеләп үтелде. Бу кичтә сәхнәдә юмор сәнгате булды, анда һәркем көлү һәм күңел ачу дөньясына чумды.