2019 елның 17 ноябрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Укучылар һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләренә җәлеп итү, үз тормышларының һәм башкаларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, безнең мәктәптә сыйныф сәгатьләре һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча презентацияләр карау үткәрелде. ЮИД отряды әгъзалары тарафыннан «Тормыш безнең кулларда»акциясе оештырылды.