Лениногорск укучылары өчен «Халыклар китаплар белән дус" дип исемләнгән дәрес үткәрделәр

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

14 ноябрьдә шәһәр балалар китапханәсендә 6 нчы мәктәпнең 5 "В" сыйныф укучылары өчен «Халыклар китаплар белән дус»дип исемләнгән туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде.

Балалар «Без төрле, әмма без бергә» дигән презентация карадылар, «Китап аша – халыклар ризалыгына»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә безнең китапханәдә урнашкан рус, татар, чуаш, мордва, башкорт, үзбәк, грузин һ.б. халыкларның китаплары урын алды. Балалар зур теләк белән чуваш шагыйрәсе Светлана Гордееваның «Күңелле карусель» һәм «Могҗизаларга ышанырга» җыентыкларыннан шигырьләр укыдылар. Чара чуваш халык әкияте «Тиле тус» («Төлке бию») буенча спектакль карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International