Мәктәп музейлары байлыгы

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

15 ноябрьдә Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда «Экспонатлар сөйли»дигән тикшеренү эшләре муниципаль конкурсының йомгаклау конференциясе узды.

Конкурс мәктәп музейлары эшен активлаштыру, мәктәп укучыларын һәм студентларны музей-тикшеренү эшенә җәлеп итү, туган ягыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне киңәйтү максатыннан оештырылды. Туган якны өйрәнү музее укучылардан 15 эш кабул итеп алды. Темалар төрле иде: хәрби хатлар, чуаш һәм керәшен костюмнары, келәмнәр, чабата.

Катнашучыларга тикшеренү эшен генә башкарып калмыйча, аны лаеклы рәвештә тәкъдим итәргә дә туры килде. Эксперт комиссиясе каршында эшне якларга кирәк иде, аңа Роза Минкина, Нефть музее» экскурсоводы Әлфия Гайфетдинова, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Стенькина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәһимә Минязева, Лениногорск туган якны өйрәнү музее директоры Нэля Галиева керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International