Лениногорск районында терлекләрне оешкан төстә кышлату мәсьәләләре буенча семинар – киңәшмә узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

"Сатурн-Урал» ҖЧҖ базасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә 2019-2020 елларда терлекләрне оешкан төстә кышлату мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Лениногорск районы Башкарма комитеты вәкилләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, район ветеринария хезмәте, орлык инспекциясе һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары  катнашты.

Кереш сүз белән Лениногорск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрданов чыгыш ясады. Җыелучылар район хуҗалыкларының азык үрнәкләрен карадылар. Аннары "Сатурн-Урал»вәкилләре  катнашучыларны эшне оештыру белен таныштырдылар, бозаулаганнан соң сыерларны карап тоту һем ашату шартлары, бозаулаган сыерларны ашату рационнары, төрле яшьтәге бозауларны карап тоту һем ашату шартлары, эре могезле терлек симерту биналары, сөтчелек блогы биналарын карадылар.

Семинар Мордва Кармалкасы авылы мәдәният йортында дәвам итте, анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрданов катнашучыларны терлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, нәтиҗә ясап, сөт һәм ит җитештерүне арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу зарурлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International