Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә балигъ булмаганнар арасында наркоманиягә каршы профилактика буенча чираттагы киңәшмә узды
«Лениногорск муниципаль районы территориясендә табиб билгеләмичә генә балигъ булмаган балаларга «Триган-Д» препаратын сатуны чикләү турында эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Эльвира Савельева чыгыш ясады.
Даруханә пунктларына мониторинг барышында балигъ булмаганнарга «Триган-Д» препаратын табиб билгеләмичә генә сатуның ике очрагы ачыкланган.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов даруханә пунктларында тыелган препаратларны шәхси контрольгә алу мәсьәләсен күтәрде, район башлыгы карарын үтәмәгән өчен җәзаны катгыйландырырга кушты.
«Триган-Д» препаратының даруханә челтәрләре аша сату вәзгыяте турында өстәмә доклад белән яшүсмерләр табиб –наркологы Гөлсирә Хәкимова чыгыш ясады.
"Лениногорск муниципаль районы территориясендә наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану белән бәйле рәвештә учетта торучы гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләү турында" Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Эльвира Савельева һәм «Исток-Башлангыч» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Шалдаева сөйләделәр.
Утырышка йомгак ясап, Рәгать Галиәгъзәм улы Лениногорск районы территориясендә наркоманияне профилактикалау эшен дәвам итүнең мөһимлеген һәм халыкны наркотиклаштыруны киметүгә юнәлдерелгән өстәмә оештыру-гамәли чаралар кирәклеген ассызыклады.