Татарстан Росреестры микрофинанс оешмаларына торак бина залогы өчен займ шартнамәләре төзүне тыю турында

2019 елның 15 ноябре, җомга

Билгеле булганча, 2019 елның 1 ноябреннән хосусый микрофинанс оешмаларына (МФО) хәзер физик затлар белән торак урыны, гомуми мөлкәткә хокук өлеше, шулай ук өлешченең торак төзүдә өлешләп катнашу килешүе буенча таләп хокукы залог итеп куллану займы шартнамәләре төзү тыела.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина аңлатканча, әлеге үзгәрешләр микрокредитлар аркасында бердәнбер торагыннан мәхрүм ителгән милекчеләрнең хокукларын яклау, шулай ук күчемсез милек белән алдау гамәлләрен булдырмау өчен кабул ителгән. "Бу законда ихтыяҗ күптән туды, чөнки бу вакыт аралыгында гражданнарга микрокредитлар зур процентлар белән генә түгел, ә торак залогына да бирделәр. Әлеге процедураны намуслы дип атап булмый иде, чөнки еш кына бу торакны озату буенча ябык схемалар иде», - дип билгеләде Людмила Кулагина.  

Шулай ук мөһим яңалык булып, хәзер процент ставкасының Россия Банкы Директорлар Советы тарафыннан билгеләнгән максималь күләмнән артып китә алмавы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International