14 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе бинасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында шулай ук Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең чираттагы съездын чакыру турындагы мәсьәлә утырышның төп мәсьәләсе булды.