Лениногорск шәһәренең 14 нче номерлы «Чишмәкәй» балалар бакчасында "Сәламәт, спорт сөюче гаилә"! квест – уены узды. Уенда 6 гаилә катнашты. Һәр командага маршрут кәгазьләре тәкъдим иттеләр. Квест-уенның бер этабы юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә һәм юл-транспорт һәлакәтләре профилактикасына багышланган иде.