11 ноябрьдә Лениногорск муниципаль районы территориясендә " Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит!» акциясе башланды, ул 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга һәм аларны медицина булмаган куллануны профилактикалауга җәлеп итү.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге халыкка наркотик һәм психотроп матдәләр таратуга бәйле барлык билгеле фактлар турында 112, 02, 2-72-20 телефоны буенча полиция бүлегенең дежур частенә хәбәр итүне сорый. Шулай ук мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны буенча – (843) 291-20-02 (тәүлек буе). Әйтергә кирәк, полицейскийлар наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турындагы мәгълүматны көн саен кабул итәчәк һәм бер генә хәбәр дә игътибардан читтә калмаячак. Моннан тыш, закон нигезендә кергән барлык мәгълүмат мәҗбүри тикшерелергә тиеш. Анонимлык гарантияләнә.