Лениногорскида Халыкара "Җәлил укулары"ның район этабы узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорскида II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең район этабы узды.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә.

Быелгы укуларда безнең муниципаль районнан 200гә якын катнашучы катнашты. Шунысы шатлыклы: бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан, узган ел йөзгә якын булган. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт.  Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.

Риана Гыйззәтуллина Муса Җәлилнең "Карак песи" шигырен ятлап килгән. Бик матур итеп сөйләде.

- Шигырьләр ятларга яратам, татар телендәгеләре күбрәк ошый,- ди.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International