Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалардан 2020 елга тариф кампаниясе кысаларында керә торган документларны һәм материалларны, федераль законнарда каралган срокларны исәпкә алып, тулы һәм төрле яклап карау максатларында, түбәндәгеләрне хәбәр итә:
тарифларны билгеләү өчен зур әһәмияткә ия булган документлар һәм материаллар 2019 елның 15 ноябренә кадәр карауга кабул ителә;
2019 елның 15 ноябреннән соң тапшырылган документлар һәм материаллар 2020 елдагы җайга салу чорына карап тикшерүгә кабул ителә.
Боерык белән сылтама буенча танышырга мөмкин>>