7 ноябрь көнне Мәдәният сараенда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Россия бердәмлеге көненә багышланган «Күпмилләтле Лениногорск-Дуслык Салават күпере» 3 нче Муниципаль фестивале булып узды.
Быел анда 25 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Фестиваль 4 номинация буенча узды: хореография, вокал ансамбльләр, вокал-соло һәм нәфис сүз. Сәхнәдә 250дән артык бала чыгыш ясады.