2019 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 400 нче пар - Садыйков Руслан Кадис улы белән Ольга Виктор кызының никахы тантаналы рәвештә теркәлде. Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь парны Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы котлап язылышу турындагы таныклыкны тапшырды. Бу якты вакыйга турында хатирәләрне гомергә саклагыз, бергә шатланышып, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып барыгыз!