Дөньяда һәр ир-ат иртәме-соңмы өйләнә, димәк, аның яраткан яры гына түгел, яраткан әбисе дә бар. Мондый хатын-кыз хөрмәтенә бәйрәм уйлап тапмау гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә октябрь аеның һәр дүртенче якшәмбесендә Халыкара әбиләр көне билгеләп үтелә. 2019 елның 25 октябрендә шушы бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина яңа әби булган ханымнарны әлеге матур бәйрәм белән котлап аларга котлау дипломнары тапшырды.