Пенсия алды яшендәге һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе үтте

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

10 октябрь көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә, Өлкәннәр көненә багышланган пенсия алды яшендәге һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен, шулай ук барлык эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада 14 оешма-предприятие катнашты. Алар: Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск Үзәк район хастаханәсе, Инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йорт, «Агроидея», «Агропак-Татарстан” җәмгыятьләре, “Лениногорская агрофирмасы” җәмгыяте, «Альтрейд»,  «Жилсервис», «Молоко плюс», “Торос” җәмгыятьләре, “Модуль” мебель компаниясе, «ДОСААФ РТ»  Лениногорск автомәктәбе, «Татарстан почтасы».

Ярминкәгә 121 кеше килде, шул исәптән 25 граждан пенсия алды яшендәге һәм 7 пенсионер иде.

Эш эзлүчеләр өчен 53 вакансия 99 эш урынына тәкъдим ителде. Вакансияләр турында тулы мәгълүмат бирелде: вахта ысулы, хезмәт хакы күләме, эш графигы, эш шартлары, таләпләр, медицина күзәтүе турында әйтелде.

Ярминкәгә килүчеләр Лениногорск Мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр белән  танышты, «Работа в России» порталы мөмкинлекләре белән танышты.

Эш эзләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны Мәшгульлек үзәгенә 5-24-77  һәм 5-58-94 телефоннарына шалтыратып белешә алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International