Лениногорск муниципаль районында 2018 елның 1 июленә 553 субъект кече һәм урта бизнес эшчәнлек алып бара. Шәхси эшмәкәрләрнең саны 1 мең ярымнан артыграк. Бу турыда Республика Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов сөйләде. Киңәшмә барлык муниципаль райолннар белән бергә видеоконференция режимында үтте.