31 октябрь көнне 18 сәгать 46 минутта янгын турында хәбәр керә. Районның Восход авылы Крупская урамында урнашкан шәхси йортка ут капкан була. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта өйнең түбәсе һәм өлешчә стенасы ишелгән була. Ут 70 квадрат метрга зыян салган.Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.