Лениногорскида Россия Дәүләт Думасы депутатына Равил Хөснуллин булып китте

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Лениногорск шәһәренә килгән саен миңа яңа объект, төзелеш бара торган учреждениеләрне күрсәтәләр, күп эшләр эшләнгәне күренә, - диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин шәһәргә эшлекле визит белән килгәч.Визит шәһәрдәге объектлар белән танышудан башланды. 
“Юбилейный” паркы хәзер тагын матурайган, мәйданчыклар барлыкка килгән. “Без бу паркны берничә этапта төзекләндерергә дип планга керттек һәм шәһәрдә узачак чараларның төп урыны булып торачак”, дип таныштырды район башылыгы Рәгать Хөсәенов депутатны озатып йөргәндә.Паркта яңа скейт-мәйданчык ясалган. Бер якта спорт тренажерлары, барысы да куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып башкарылган, йомшак өслек тә (покрытие) куелган. Шулай ук шахмат уйнар өчен мөмкинлек бар. Өстәлләрнең өске өлеше – шахмат  тактасы кебек. Эскәмияләре белән шундый берничә өстәл бар. Парк, чыннан да, бик матур килеп чыккан, яңа дизайнда, яңа стильдә.
  Мэриядә депутат Равил Хөснуллин  авыл җирлеге башлыклары, беренчел оешмаларның серетарьларе белән киңәшмә үткәрде. Депутат Дәүләт Думасының федератив төзелеш һәм җирле үзидарә сораулары буенча комитет әгъзасы булып тора, шунлыктан аңа җирле үзидарәгә кагылышлы борчу-проблемалар таныш. Ул чыгышында яңа пенсия реформасына, дәүләт телләренә, җирле үзидарә эшчәнлегенә кагылды, алда  торган планнар белән таныштырды. Кайбер сорау-мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International